🔥🌹8 нче май көнне Куганакбаш…
🔥🌹8 нче май көнне Куганакбаш авыл мәдәният йортында Ватаныбызның азатлыгы өчен көрәшкән ветераннарга рәхмәт белдерү һәм аларның исемнәрен мәңгеләштерү өчен «Мәңгелек дан»- диеп исемләнгән тантаналы кичә булып узды. Быелгы чара аеруча әһәмиәтле, чөнки илебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгели. Вакыт үтә, вакыт белән бергә гомер үтә. Яңа буын килә һәр үткән көн безне дәһшәтле сугыш елларыннан ераклаштыра. Әммә оныту мөмкин түгел. Бу тантаналы чараны без Ватанны саклаучыларга, Бөек Ватан сугышы встераннарына, Афганистан, Чечня Геройларына, Украинада хәрби бурычын намус белән үтәгән солдатларга багышладык. Чараның тантаналы өлеше Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбызның исемлеге кергән һәйкәлгә чәчәкләр салудан башланды. Авыл Советы башлыгы Галиев Шәүкәт Шамил улы һәм Ветераннар Советы рәисе Ягафаров Варис Хади улы чыгыш ясады. Геройларыбызга яуда һәләк булганнарның якты истәлегенә, бер минут тынлык игълан ителде. Авылның үзешмәкәр артистлары тарафыннан бик матур, эчтәлекле концерт күрсәтелде. Җирдә һәр вакыт тынычлык булсын. Күк йөзен кара болытлар капламасын, кояш үзенең назлы, шифалы, жылы нурларын сибеп, безне куандырсын. Ир-егетләребез исән-имин туган жирләренә, гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар, -дип теләп, изге догаларын укып, сеткалар үрүче волонтерларыбызга да һәр берсенең исемнәре әйтелеп бүләк тапшырылды. Азатлык өчен гомерләре өзелгән батырларның истәлеген кадерләп саклыйк. Аларның исеме онытылмас, якты маяк булып, буыннардан, буыннарга, гасырлардан-гасырларга күчсен!!! Тыныч тормыш насыйп булсын!!!

